СӨТ и. 1) Хатын-кызның, имезүче ана хайваннарның махсус бизләреннән бүленеп чыга торган һәм имезү чорында яшь баланы яки яңа туган хайванны туйдыра торган ак сыекча. Ил китәрдә ни калыр? Ил китәрдә йорт калыр, Йорт китәрдә сөт калыр, Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел калыр. Дастан. --- [сыерлар] башларын югарырак күтәреп, эре атлап, өйдәге бозауларын имезергә, артык сөтләрен саудырырга ашыгып кайтмыйлар. А.Таһиров 2) Сыер, кәҗә, ат һ.б.ш. кайбер хайваннардан савып алып, шул килеш яки эшкәртеп, азык сыйфатында кулланыла торган сыекча. Бер биядә ике имчәк: Бере кипсә, беренең сөте юк ---. Дастан. – Карынымда каты таш бар кебек, шул җанлы әйбердәй кузгалып йөргән кебек... – дип газап чигә [Сатирә]. Сөт сорый, ләкин сыер былтыр ук сатылган иде инде... Г.Ибраһимов. --- иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде [әби], тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Ә.Еники 3) Кайбер үсемлекләрдә була торган, гадәттә, ябышкак ак яки аксыл сут. [Кәҗә] сөтлегән үсемлеген дә бик яратып ашый, күпме генә ашаса да, бу вакытта аның сөте кешеләр һәм башка организмнар өчен агулы булса да, кәҗә агуланмый. Ф.Закиров. Кокос сөте 4) Кайбер матдәләрнең ак яки аксыл эремәсе. Завод бик иске шул, купец Любимовлар заманында ук салынган. Известь сөте куып торучы поршеньлы насослар тузып беткән. Г.Ахунов. Цемент сөте ◊ Сөткә авызы пешкән мәче шикелле Уяулык күрсәтеп, саклык белән хәрәкәт итү турында. Сөтне түккән мәче шикелле Үз гаебен үзе сизеп, танып, нишләргә белми аптырап тору турында. Сөттән ак, судан пакь Бер гөнаһы, гаебе юк; пакь күңелле. Шушындый иртәнге сәгатьләрдә адәм баласының керле күңеле, кинәт барлык гөнаһлардан арынгандай, үзен сөттән ак, судан пакь итеп хис итә башлый. И.Гази. [Таңчулпан:] Үп, сафландыр мине, сөттән ак, кардан пакь булып калыйм. М.Хәбибуллин. Сөттән ак, чынаяктан пакь к. сөттән ак, судан пакь. Сөттән ару ак кашык Бик тәрбияле, итагатьле, гаепсез булып кыланучыга карата әйтелә. Сөт тә юк, йон да юк Бернинди дә файда, табыш юк; файдасыз |