СӨРҮ III ф. 1) Көн, гомер, тормыш кебек сүзләр белән: яшәү, кичерү, алып бару, үткәрү; дәвам итү. Менә шулай ике ел инде хатынсыз торамын. Мәрхүмә белән унтугыз ел гомер сөрдем. З.Бигиев. Золмәт һаман көн сөрәлмәс! С.Рәмиев. [Фронтовик Шәүкәт] хәзер төп йортта ялгызы тормыш сөрә. Якты юл

2) Күрү, тату; кору (кәеф-сафа, рәхәтлек һ.б.ш. тур.). Байлар бик күп йөрделәр. Төрле рәхәт сөрделәр. Г.Камал

3) Башкару, эш йөртү, эш итү; гамәлгә ашыру. Әле монда һаман Садыйк бай хуҗалык сөрәмени? Ш.Камал. Патшалык сөрү

Сөреп яту Озак вакытлардан бирле сөрү, үткәрү. Шунысы гыйбрәтле: бу йортта озак еллар безнең буын вәкиле Искәндәр Гомәр углы Әмирхан гомер сөреп ятты. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә