СӨРҮ II ф. 1) Ачуланып, куу, куып җибәрү; бөтенләйгә китәргә мәҗбүр итү. Менә әле син, Совет чыккач, бер кыш булса да укып калдың. Кызыллар илдән акларны сөреп чыгаргач, тагын укырсың... Г.Гобәй. Партиядән сөргәннәр, ырр-ырр! Т.Гыйззәт 2) Җәза тәртибендә сөргенгә җибәрү. Ахыр чиктә, бөтен җирдә мәчетләрне ябып, муллаларын сөреп яки үтереп бетерделәр. Ә.Еники. Башта, «авыл бае» тамгасы тагып, Мөгълифәнең әтисен сөргенгә сөргәннәр. К.Тимбикова 3) Көчләп хәрәкәт иттерү; куалау. Сугыш елларының кырыс тормышы географларның семьясын мәктәптән мәктәпкә сөреп йөрткән, боларның бала-чага да, кием-салым да юк, үзләре белән бер-ике бәйләм китаплары гына бар. М.Мәһдиев. Ул ауны салган иде, Хак Тәгалә фәрештәләргә әмер итте дә, алар ау тулганчы балыкларны сөреп керттеләр. Х.Мәхмүтов 4) Куу, тарату, бетерү. Әхлак, вөҗдан, Инсафларны Сөреп чыгардык истән дә; Бозылдык шулкадәр начар: Уздырдык без Иблистән дә. Г.Тукай Сөрә бару Бер-бер артлы, барысын да рәттән сөрү Сөрә башлау Сөрергә тотыну Сөреп бетерү Тәмам, барысын да, соңгысына кадәр сөрү |