СӨРҮ I ф. 1. 1) Туфракны сабан белән ерып йомшарту. [Гөлнур:] Чулак Шәрәфи, уртактан сөреп, уҗымны чәчергә булды да, Сәрвәр терелми бит. [Җиһанша:] Орлык та уртакмы? К.Тинчурин. Дүрт йөз туксан дүрт гектар җирнең өч йөз җитмеш гектарын сөреп чәчәсе бар. В.Нуруллин 2) күч. Юл уңаенда торган нәрсәләрне таптап, ватып-җимереп, җир өстен актарып, ертып, ермачлап бетерү (дуңгыз һ.б.ш. хайваннар тур.). Икенче көнне үк зиратка бозаулар, дуңгызлар кереп, каберләрне таптап, сөреп чыккан. Татарстан яшьләре 3) күч. Аяк астындагы пычракны, карны һ.б.ш.ны изеп, ерып бару. Әле дә исемдә, яңа гына каты сугыш булып үткән, хәрабә хәленә килгән урам буйлап пычрак сөрә-сөрә барам. А.Шамов 4) күч. Сүтү, җимерү, юк итү. Ул бинаны сез туганчы ук сөреп ташладылар. А.Азимов 5) күч. Җентекләп өйрәнү, тикшерү. Язучының иҗатын сөреп чыгу 2. рәв. мәгъ. Күпләп. Әйтерсең мәктәп баласы каникулда сөреп акча эшли. Татарстан яшьләре ◊ Сөрмәгән җир өстендә тумаган куян баласы Булмаганны булган итеп, ялган сөйләү турында Сөрә бару Бер-бер артлы, барысын да рәттән сөрү Сөрә башлау Сөрергә керешү Сөреп бетерү Барысын да тоташтан ахырына кадәр сөрү. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр – барысы да күмелеп калды шунда... Ә.Еники. Надыйров, бик нык тарткалашып кына, чишмә болынын сөреп бетерергә бирмәде. Х.Камалов Сөреп йөрү Төрле урыннарда сөрү белән шөгыльләнү. Бу кечкенә кеше аты, сукасы белән җир сөреп йөри икән. Миф. Кыр станында куна-төнә сабан сөреп йөргәндә, төшке ашка утырсак, без – яшь-җилбәзәкләр – япон сугышында катнашкан Асылгәрәй карттан Порт-Артур турында сөйләтә идек. М.Юныс Сөреп карау Cынау максаты белән сөрү. Сабан ташлап калдыру – җиңел эш ул, син менә ике сабан белән сөреп кара, алай бик оста булсаң. Н.Фәттах Сөреп кую Сөрелгән хәлгә китереп әзерләү. Мәсьәләгә төшенгәч, ул беркадәр йомшый төште: – Сөреп куюың яхшы булган, – диде ул. Н.Фәттах Сөреп ташлау Тиз арада сөрү; барысын да сөрү. Ачы әрем исе, камыл исе, сөреп ташланган туфрак исе Иргалинең җанын айкап алгандай итте. М.Хәсәнов Сөреп чыгу Булган берсен сөрү, барысын да сөрү. Дөресен әйтергә кирәк, Ишмөхәммәтов Тукай иҗатын шактый тирән сөреп чыккан. Ә.Еники. Хәер, бу вакытка Америка авиациясе шәһәрне бомбалар белән сөреп чыккан була. А.Тимергалин |