СӨРТҮ II и. Сөртү I (1–3 мәгъ.) эше, процессы. Ә инде иртән торуга юеш сөлге белән тәнеңне сөртүгә калса, гафу итәсез. М.Мәһдиев. Кисекбашның йөзеннән Галинең үбүе, күз яшьләрен сөртүе – болар аны юатуы һәм Галинең аңа соклануы да. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә