СӨРТҮ I ф. 1) Кул белән, чүпрәк яки башка махсус сөрткеч кулланып, берәр өслектән нәрсәне дә булса бетерү, алу, китәрү. Гайшә ханым исә, үксүдән бераз туктап, күзеннән яшьләрен сөртте ---. З.Бигиев. Яулык чыгарып, маңгай тирләремне сөртергә тотындым. Г.Кутуй

2) Чистарту максаты белән юештән, пычрактан, чүптән арындыру. Кичә, кипкән йонга аягын сөрткән өчен, [киң җилкәле, кара мыеклы кеше] Фәттахның яңагына шундый кундырды, пишкадәм дип тормады. К.Тинчурин. Ул [Альберт] күзлеген салды да, кəнəфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисəге алып, пыялаларын сөртте. А.Тимергалин

3) Сылау, ягу, сылап йоктыру; уу, ышку. – Мазь булыр. Йоклар алдыннан сөртерсең, – дип кенә [авыруны] карауларны туктаттым. Г.Кутуй

4) Сибү; пошкырту. [Кызлар] кечкенә көзге тирәсенә өелешеп, чәчләрен төзәтәләр, түшләренә хушбуй сөртәләр, кершән ягынып, бит очларына иннекләр сөртеп, күзләренә сөрмә тартып купшыланалар. Г.Бәширов

5) күч. сөйл. Урлау. Берәр яшь шагыйрьнекен сөртмәгән булсаң. Бик ышанып та җитмим. Син менә безнең алда чыгар [шигырьне]. Г.Мөхәммәтшин

Сөртә бару Барысын да рәттән сөртү

Сөртә башлау Сөртергә керешү. [Җылкычы ата] «Булдым, биргәнеңә шөкер», – дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Г.Ибраһимов

Сөртә бирү Бернәрсәгә карамастан сөртү

Сөртә тору Берәр хәлгә кадәр сөртү

Сөртеп алу Тиз генә, җитез хәрәкәтләр ясап сөртү. Әхәт абый, кулындагы балтасын бүкәнгә чабып, маңгайларын сөртеп алды. Г.Бәширов. – Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора, – диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды. Ә.Еники. Егет --- эшнең нидә икәнен аңлады бугай, итәк чабуын төшерде дә бармак очы белән генә Фатыйманың күз яшен сөртеп алды. З.Кадыйрова

Сөртеп бетерү Тәмам, ахыргача, берсен дә калдырмыйча сөртү. Мин аның рәсемнәрен бозып, буяп, сөртеп бетердем. З.Хәким

Сөртеп йөрү Даими, һәрвакыт сөртү; әле, хәзер сөртү белән шөгыльләнү. Чит-ят артын сөртеп йөргән ялчыдан юньле кеше чыкмас. В.Имамов

Сөртеп җибәрү Бераз сөртү; башка бер эшнең дәвамы итеп сөртү. Тагын китереп сөлге төртте: – Битне сөртеп җибәр менә! Г.Афзал

Сөртеп кую Бер мәртәбә сөртү; алдан сөртү. Шуннан [дога кылганнан соң яхшы төш күрүче] куллары белән битен сөртеп куярга тиешле. Ф.Яхин. --- Юлай җиң очы белән күз яшен сөртеп куйды. З.Кадыйрова

Сөртеп тору Әле, хәзерге вакытта яки даими сөртү

Сөртеп ташлау Тиз арада, аннан-моннан сөртү

Сөртеп чыгу Барысын да тоташтан сөртү. Аннары ул, йөрәк сагышларын басарга тырышып, мопедын чистартырга тотынды: канатларны, кыршауларны, хәтта тимерчыбык кигиләрне дә берәмтекләп сөртеп чыкты. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә