СӨРТЕНҮ II ф. 1) Абыну. Беркөн мәдрәсәгә кергәч тә, әчелектәге башмакларга сөртенеп, лаканга егылган идем. Г.Камал. [Шакирҗан] кинәт, сикереп чыгам дип, сөртенеп, пычрактан канлы башы гына күренеп торган бер мәет өстенә егылды. К.Тинчурин. Хәйбулла алдан баручы финны да чак-чак кына абайлый башлады. Атлаган саен диярлек сөртенде. Г.Әпсәләмов 2) күч. Эштә-тормышта ялгышлык эшләү, хаталану; уңышсызлыкка очрау, бәхетсезлеккә тару. Ләкин, туташ, сөртенгән нәрсәгез – мәхәббәт ул. М.Фәйзи. Рәйсә яшьләй сөртенеп куймагае, дип куркам. М.Хуҗин Сөртенә язу Чак кына сөртенми калу Сөртенеп китү Кинәт сөртенү. Фабарисов, ашыгып, аның каршына килде, тигез урында сөртенеп китте. Ф.Бәйрәмова Сөртенеп кую Бер мәртәбә сөртенү |