СӨРТЕНҮ I ф. 1) кайт. юн. к. сөртү I (3 мәгъ.). Ямгырчы би, Койтым бикәнең үзе генә өйдә чагын белешеп, сагалап торды да, яхшырак киенеп, чәченә, сакал-мыегына исле майлар сөртенеп, ялгыз өйгә юнәлде. Н.Фәттах. Егет очрашуга әзерләнгән: чәчләрен тараган, аңкытып, хушбуй сөртенгән иде. Н.Гыйматдинова

2) Юынгач яки тирләгәннән соң тәннең юешен сөртү. Яшел чирәмдә генә комганнан кулларны югалап, рәшәткә башына элгән озын сөлге белән сөртенеп, өс-башның да тузанын бераз сыпыргалаштырып, Гобәйдулла артыннан өйнең түр як башына уздык. Ә.Еники. Сөлгене алып, аннан-моннан гына сөртенеп, өстемә халат элдем. М.Кәбиров

Сөртенә башлау Сөртенергә керешү

Сөртенеп алу Тиз генә, җитез хәрәкәтләр ясап сөртенү. Битемне югандай итәм дә сөлгегә сөртенеп алам. Т.Нурмөхәммәтов

Сөртенеп кую Алдан хәстәрен күреп сөртенү

Сөртенеп ташлау Кинәт, җитез хәрәкәтләр ясап сөртенү

Сөртенеп тору Әледән-әле яки хәзер сөртенү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә