СӨРСҮ ф. 1) Бозылып, начар, сасы ис чыгара башлау. Песинең иткә буе җитмәгәч, сөрсегән, дип әйтә, ди. Мәкаль. Нургали абый, нигә яңа базны ачтырмыйсың, бүген таңда бозауларга торган сыерга сөрсегән силос биреп булмый бит. Ә.Еники. Сөрсегән печәнлегегездә мине изеп, бала әвәләп бирдең дә, хәзер кирәгем беттеме? Ф.Яруллин 2) Начарлану, бозылу; исләнү (су, һава тур.). Ул балыклар елдан-ел кими бара. Чөнки сөрсегән, тынчу суда ничек яшәмәк кирәк? Т.Нурмөхәммәтов. Безнең тормыш сөрсегән күлгә охшап бара сыман. Ф.Яруллин. Бүлмәңнең сөрсегән һавасын сулыйсым һич тә килми. М.Хуҗин 3) күч. Озак вакыт берни үзгәртмичә, гадәтләнгәнчә, искечә яшәү, эшләү, шул рәвешле тормыштан артта калу. Шуңа күрә, берни эшләмичә тик ятып сөрсүгә караганда, мәгънәсез эш тә яхшырак. Г.Әпсәләмов 4) күч. Замана таләпләренә туры килмәү, яңалыгын җую, нык искерү. Син бигрәк иске – коммунистлар хакимияте заманыннан калган, сөрсегән, яманаты чыккан терминнар белән эш итәсең: көрәш ачарга, юкка чыгарырга! Т.Галиуллин. Сөрсегән тәртипләр Сөрсеп бару Торган саен ныграк сөрсү. Өй белән редакцияләр арасында йөреп, сөрсеп барам бугай инде. Л.Ихсанова Сөрсеп бетү Тәмам, бик нык сөрсү. Авылда ятып, сөрсеп беткән, диегез. Т.Миңнуллин. Әйе, хәзер аңлавымча, тора-бара, мин күп мәсьәләләрдә бозылып, сөрсеп беткәнмен, гарипләнгәнмен ---. А.Тимергалин. Синең сөрсеп беткән шәһәрең түгел инде ул. Р.Вәлиев Сөрсеп яту Күпмедер вакыт дәвамында, озак вакыт сөрсү. Безнең кебек малайларга монда сөрсеп яту килешми. Н.Гыйматдинова. Миннән башка эт тә килми бит синең яныңа. Ярар, китәм. Миңа нәрсә, ят шунда берүзең сөрсеп! В.Нуруллин. Һашимовны да алып чыгыйм әле, мәйтәм, сөрсеп ятмасын. Р.Зәйдулла Сөрси башлау Сөрсү билгеләре сизелү |