СӨРМӘЛЕ с. 1) Составында сөрмә (1 мәгъ.) булган, сөрмә белән катыш. Сөрмәле көмеш 2) Сөрмә (2 мәгъ.) тарткан, сөрмәгә буялган (каш, күз һ.б. тур.). Егетләр кызлар тирәсендә буталып йөри торгач, бер шәльяулык читеннән, очкын чәчрәгәндәй, сөрмәле күз сирпелеп китте. Г.Бәширов. Аннан тыйнак нәфислек, хисләр тирәнлеге бөркелеп тора, яшь кызларныкы кебек җиңел сөякле зифа гәүдәсе, янып торган бит алмалары, сөрмәле зәңгәр күзләре теләсә нинди егетне дә гашыйк итәрлек. М.Маликова. Пәрәнҗә япкан бу хатынның йөзе тулысынча күренмәсә дә, сызылып киткән кара кашлары астыннан каймаланып торган сөрмәле керфекләре аша караңгы, чем кара күзләре үзгә бер мөлаемлык белән иренә текәлгән. Сөембикә 3) Табигый рәвештә сөрмәләнеп торганга охшаган, күз төпләренә сөрмә тарткан кебек. Рушания кыяр-кыймас кына каршысына килеп баскан егеткә күтәрелеп карады, каршысында торган егетнең сөрмәле зәңгәр күзләренең матурлыгы әсир итте ---. З.Кадыйрова |