СӨРМӘЛӘ’Ү ф. Сөрмә тарту, сөрмәгә буяу. Ирем икенче хатын алмасын дип, сөрмәлидер кашларын [Байбикә]. Ш.Мөхәммәдев Сөрмәләп алу Бераз, тиз генә яки бер тапкыр сөрмәләү Сөрмәләп бетерү Бөтенләй, бар нәрсәсен дә сөрмәләү Сөрмәләп җибәрү Бераз сөрмәләү; башка бер эшкә, гамәлгә өстәп сөрмәләү Сөрмәләп тору Хәзер, шушы моментта сөрмәләү; даими, бер-бер артлы сөрмәләү. Күзләрен уратып алган куе керфекләре, буямыйча да кашларына кадәр җитеп, күзләрен матур гына сөрмәләп торалар, дип уйлап ялгышкан икән бит [Рәхилә]! Л.Ибраһимова Сөрмәләп чыгу Барысын да рәттән ахырына кадәр сөрмәләү Сөрмәли башлау Сөрмәләргә керешү |