СӨРМӘЛӘНҮ ф. төш. юн. к. сөрмәләү. Аның күз төпләре күмер белән сөрмәләнгән. Һ.Такташ. Аның әле чәчләре дә кибеп өлгермәгән, ике бите уттай яна, күз төпләре сөрмәләнеп уелган, ә тыгыз, сылу гәүдәсеннән дымлы хуш ис (әллә теге каен себеркесенең мәтрүшкә исе) аңкып тора. Ә.Еники Сөрмәләнеп тору Сөрмәләнгән хәлдә яки сөрмәләнгән кебек булу. Искәндәр урыныннан торып, терраса коймасы өстенә бер боты белән генә утырып, киң аллея аркылы инешнең ялтырап күренүен, аның артындагы киң, кырыйсыз киң яшел болынның сөрмәләнеп торуын, --- туя алмыйча карый-карый, тирән уйга чумды. К.Тинчурин |