СӨРМӘ и. 1) хим. Көмешсыман аксыл, уалучан металл, химик элемент; русчасы: сурьма 2) Бизәнү максаты белән чәч, каш, керфек һ.б.ны каралта торган буяу. Әмма, күп очракта, кершәне туры килсә, сөрмәсе дөрес тартылмый яисә чәчен оештыра алмыйча аптырап бетә [Айгөл Җәүдәтовна]. Ф.Яхин ◊ Сөрмә тарту Каш, күз, керфекләрне сөрмә белән (2 мәгъ.) буяу. Ә хикмәтле сөрмә тартмасының сере шунда: ул тартмадан сөрмә тарткан кеше яшерен хәзинәләрне күрәчәк. Әкият. Чамадан тыш кыланмасалар, ирен кызартулары, каш-керфекләренә сөрмә тартулары килешеп тора тагын ул чукынчыкларның. Н.Әхмәдиев |