СӨРЛЕГҮ I ф. 1) Абыну. Нургали, сөрлегеп, абзар кырыендагы сыер тизәгенә авызы белән барып төште. М.Мәһдиев 2) Үсемлекләр җил, яңгыр һ.б.ш.лар тәэсирендә берәр якка авышу, аву, яту. Гөлләр җиргә сөрлегә Чәчәкләре көчлегә. Мин дә шулай бөгелеп төштем Шушы гөлләр төслегә. Х.Туфан. Җил уңаена бодай әзрәк сөрлеккән сөрлегүен дә, күтәрелер әле. Г.Әпсәләмов 3) Сыгылып төшү. Шофёр егет, авырткан җиренә кагылгандай, йөзен чыткан, гәүдәсе белән бөрешеп, рульгә сөрлеккән иде. Р.Вәлиев 4) Ишле төркем кинәт бер якка кузгалу, авышу. Абзардагы сарыклар куркышып бер читкә сөрлектеләр. Ф.Хөсни. Нинди эш башкаруларына карамастан, кешеләр, бер карусыз аларның әмеренә буйсынып, читкә сөрлегеп калалар. Ф.Абдуллин 5) Туктаганчы берникадәр шуып бару. Фаил тормозга басуга, машина сөрлегеп туктады. Р.Вәлиев 6) күч. Уңышсызлыкка очрау, бәхетсезлеккә тару; ялгышлык эшләү. Түбәнге баскычта ук сөрлеккән талип-талибәнең якты киләчәгенә, ил гыйлеменә өлеш кертүенә кем ышансын да, --- күзле бүкәнне, шыр наданны тыңлап, заяга вакытын уздырып утырсын, ди. Т.Галиуллин. Я, Салихҗан дус, эшләр ничек бара? Ноталар урманында адашып, сөрлегеп калмадыңмы? Р.Низамиев Сөрлегә башлау Сөрлегергә тотыну; сөрлегү билгеләре күренү Сөрлегә язу Чак кына сөрлекмәү Сөрлегеп алу Бер ара яки бер тапкыр сөрлегү. Ярты сәгатьләп тартышкач, үгез котыртучының хәле кими башлады бит, бер-ике мәртәбә сөрлегеп тә алды. Н.Әхмәдиев Сөрлегеп калу Ниндидер тәэсирдән, вакыйгадан соң сөрлеккән хәлгә килү. Исеме мәгълүм байтак кына әдипләрнең иҗаты тукталып, сөрлегеп калды. М.Вәли-Барҗылы Сөрлегеп китү Кинәт кенә сөрлегү. Сары баш сөрлегеп китте, ләкин егылмады ---. Р.Вәлиев. [Вәлиулла] бер-ике тапкыр сөрлегеп китеп, чак капланмады. Ф.Яхин. Әмма ул кинәт кенә сөрлегеп китте дә, күтәреп барган бөтен нәрсәсе асфальт юлга чәчелде. Сөембикә Сөрлегеп кую Кинәт бер мәртәбә сөрлегү |