СӨРКӘ и. диал. 1) зоол. Тиеннәр семьялыгыннан тирән өндә яшәүче, кышын йокыга тала торган кимерүче җәнлек; байбак, суыр; русчасы: сурок. Шифаханә хезмәткәрләре һәм ял итүчеләр оештырган әлеге бәйрәм сөркәне кышкы йокыга озату уңаеннан уздырылды. Татарстан яшьләре. Шәһәрдән Шөгер ягына таба барганда, безне сөркәләр утырып озатып кала. Заман сулышы 2) Шул җәнлекнең тиресе. Сөркә сатучылар |