СӨРЕМЛЕ с. 1) Сөрем чыгарып яна торган. Йөрәк итенә кереп кадалган кадак дип әйтимме – ул да түгел, якты кояшны каплап торган черек багана димме – ул да түгел, әллә яшь чәчәкләр өстенә агулы корым таратып яткан зәһәр сөремле морҗа дип әйтимме – ул да түгел … Г.Ибраһимов. Вентиляция каналларының дөрес эшләмәве бина эченә сөремле газ таралуга китерә 2) Сөремләнгән, сөрем таралган; сөрем каплаган. Шул сөремле томан эченнән колагына тимер чыңы ишетелде. Г.Әпсәләмов. Җылы, сөремле кич. Кайдадыр яңгыр ява булса кирәк, йомшак кына гөлдерәү ишетелеп ала. М.Мәһдиев 3) күч. Берникадәр карлыккан, басынкы. Хәрәкәтчән, егәрле, тормышчан ханым өчен артык басынкы, сөремле, бастырыклы тавыш белән өстәп куйды: «Икебезне дә язмыш җитәрлек сынады». Т.Галиуллин 4) күч. Тискәре, авыр (гомуми вазгыять тур.) |