СӨРЕМЛӘ’Ү ф. 1) Янганда, корымлы куе төтен, сөрем чыгару. Ни сәбәпле ун яшьлек малайны, укуыннан аерып, кеп-кечкенә бер авылның сукыр лампа шикелле сөремләп кенә утырган кадим мәдрәсәсенә илтергә? Г.Бәширов

2) Сөрем чыгару, сөрем белән катнаштыру, сөремле итү. Машина газларының урам һавасын сөремләп агулавы

3) күч. Аңны томалау, зиһенне чуалту; исертү

Сөремләп алу Беркадәр вакыт, бераз сөремләү

Сөремләп бетерү Тәмам сөремләнгән хәлгә китерү

Сөремләп тору Даими рәвештә сөремләү

Сөремләп утыру Әле, хәзер, туктаусыз, акрын гына сөремләү

Сөремли башлау Сөремләү билгеләре күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә