СӨРЕМЛӘНҮ I ф. 1) Нәрсәнең дә булса өсте сөрем белән каплану. Сөремләнгән куыгын сөртештергәндәй итте. М.Хәсәнов. Сөремләнеп, пуля, снаряд, мина һәм бомба кыйпылчыклары тиеп теткәләнеп беткән, түбәсез, түшәмсез ярымҗимерек диварлар. Р.Мостафин. Акшарлары сөремләнеп карала төшкән ипи миче. Н.Хәсәнов

2) Янганда сөрем чыгару; сөремләү. Каһәр төшкән нәрсә [лампа], нигәдер сөремләнмәкче була, ара-тирә, сүнәргә теләгәндәй, өзек-өзек талпынып куя. А.Шамов. Тагын бер киңәш: әгәр дә ит пешкән вакытта күмер өстенә берничә уч эре тоз сипсәгез, учак ялкынланып китмәс, кызган күмергә тамган май сөремләнмәс. Кәеф ничек?

3) Эче сөрем белән тулу (бүлмә тур.)

4) Сөрем белән катнашу. Киң Идел өстен аккош сыман ак пароход белән ярып барганда, ерак булып, офык читендә зәңгәр сөремләнеп, Казан шәһәре күренә. А.Алиш

5) к. сөремләү (3 мәгъ.). Сыра чөмереп, аңы сөремләнгән

6) күч. Бозылу, кирегә китү, таркалу. Арабызда мөнәсәбәтләр бозылу-сөремләнү ихтималы туды. Ләкин әбекәебезнең акыллылыгы, беркатлы, мәрхәмәтле карчык булуы безне бу кыенлыктан коткарды. Л.-Х.Таналин

7) күч. Күренү, сизелү; шәйләнү. Ләкин Тәбрикнең йөзендә әллә нинди – нәфрәткә охшаш ачу сөремләнә иде… Ә.Баян

Сөремләнә бару Торган саен ныграк сөремләнү

Сөремләнә башлау Сөремләнү билгеләре күренү

Сөремләнә төшү Бераз сөремләнү

Сөремләнеп бетү Тәмам сөремләнү

Сөремләнеп калу Билгеле бер сәбәптән соң сөремләнгән хәлгә килү

Сөремләнеп килү Акрын гына сөремләнү

Сөремләнеп китү Көтмәгәндә сөремләнү

Сөремләнеп тору Әле, хәзер сөремләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә