СӨРЕМ и. 1) Корымлы куе төтен; русчасы: гарь. Тәннең тыны бетә, бөтен дөньяны төтенсыман сөрем баскан, тузан болыты йөри. М.Мәһдиев. Ләкин танк дөрләп яна, эчкә төтен катыш сөрем тулган, ул күзне ачыттыра. Н.Әхмәдиев. Цехта эссе, корым, сөрем, күлмәкләре тишкәләнгән малайлар арыган күренәләр. Казан утлары

2) Төрле өслекләргә утыра торган корым; русчасы: копоть. Кичләрен чаршауларга, пәрдәләргә, сөлге-тастымалларга кара сөрем утыра. Г.Бәширов. Пыялаларга тузан, сөрем кунган. Н.Хәсәнов

3) күч. Үткәннән килә торган начар гадәт, тискәре сыйфат; зарарлы караш. «Коммунист Харисов солдатларның аңын дин сөреме белән агулый», – дигән гайбәт таралса, --- андагы офицерлар даны-намусына утлы шелтә яңгыр урынына ява башларга мөмкин. С.Поварисов. Шушы минутта Гайфетдин абзый гарәп имласы белән язуның искелек сөреме, диндарлык билгесе икәнлеген --- тагын бер кат исенә төшереп алды. Ф.Яхин. Хәмер сөреме зиһененә йөгергәч, Кудрявцев, урыныннан кубып, полковник Сергеевны кочып алды. В.Имамов

4) күч. Караңгылык, наданлык; грамотасызлык. Кайбер кешеләр үз акылларына һәм зиһеннәренә таянып галим булырлар, ниндидер серләрне вә хикмәтләрне ачарлар, сан һәм дәрәҗә алырлар, әмма барыбер наданлык сөременнән тәмам котылып бетә алмаслар ---. Ф.Яхин. Бер карасаң, кайчандыр элеккегедәге тоташ бер кара сөремнән халык күпмедер аңга-белемгә чыкты. Казан утлары

5) Ис; русчасы: угар. – Сөрем исертә икән, – диде ул Андрей Войковка, авызын зур итеп ачып иснәп тә куйды. Г.Әпсәләмов

6) күч. Авырлык, кыенлык һ.б.ш. нәрсә тәэсире, шуның билгесе, чагылышы. Менә ул, анасының беләкләрендә яткан килеш, моңарчы бер генә кайгы сөреме дә керләндермәгән, бер генә ачы күз яше дә төсен уңдырмаган, чык тамчысыдай ачык-саф күзләре белән анасына караган хәлдә имеп ятадыр. Г.Бәширов. Нишлисең, яшьлек бит, баш түбәсеннән хәсрәт сөреме бөркелеп торса да, мин шул чибәрләргә кызыксынып карамыйча булдыра алмыйм. Ә.Еники. Кайбер балаларның күзендә ятимлек сөреме була. Ф.Яруллин

7) күч. Шаукым, кәсафәт, начар йогынты. Мәхәббәт бакчасында, кызыл гөлләр эчендә күбәләктәй уйнаган ялкынлы яшьлегемне гайбәт сөреме белән агуларга уйлыйлармы? Г.Ибраһимов. Өчме-дүртме ай читтә яшәп кайткан бабабызның артыннан кара сөрем булып гайбәт килеп төшкән: ул андагы авыл советы секретаре белән бәйләнгән, имеш. М.Маликова

8) күч. Күңелне басып, чолгап алган, аңны томалаган уй-кичерешләр, хисләр. Атна-ун көннәр узгач, чын мәхәббәт сөременнән бераз айнып, алар чыгыш ясаган мәдәният сарае төбенә килсә, цирклары бу тарафлардан инде күптән киткән. А.Хәсәнов. Мин аларны моң сөременә батып озатып калдым. Р.Гариф

Сөреме коелу к. сөмсере коелу. Мин чыгыйм әле, аның бүген болай да сөремнәре коелып тора… Ә.Еники. Сөрем кабу Ис (4 мәгъ.) тию



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә