СӨРДЕРҮ II йөкл. юн. к. сөрүII. Юк инде, бу юлы язу белән генә калмас, төрле материал җыя башласа, бөтенләй заводтан сөрдерер. А.Алиш. Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы-уллы авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать! М.Мәһдиев. Хатаевич, утыз тугыз кешенең берсен дә калдырмый группировщинада гаепләп, хатка кул куйганнарның барысын да Казаннан сөрдерә, аларны Беломор-канал төзергә куалар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә