СӨРДЕРҮ I ф. 1) йөкл. юн. к. сөрүI. Бүренең билен сындырып, аюны аланда аунатып, боланны мөгезе белән җир сөрдереп, кайтырга дип чыктык әле. Ф.Яруллин. Бәрәңге бакчасын сөрдерү өчен, кимендә бер мең сум таләп ителә. Кызыл таң 2) Сөрү, сукалау. Тракторлар юлны сөрдереп киткәннәр. Н.Фәттах. Әнә Бикәнәй болынын сөрдереп харап иттеләр. Х.Камалов. Мин җирне сөрдереп кайттым. Т.Галиуллин 3) күч. Төпле фикерләү; аңлап эш итү. – Һай, тирәннән сөрдерә бит, килен, – диде Сабир бабай, сөенечен яшерә алмыйча. Г.Әпсәләмов Сөрдерә бару Бер-бер артлы, барысын да рәттән сөрдерү Сөрдерә башлау Сөрдерергә керешү Сөрдерә бирү Бернәрсәгә карамастан сөрдерү Сөрдереп алу Бераз сөрдерү; кыска вакыт эчендә, тиз генә сөрдерү Сөрдереп бетерү Барысын да ахырына кадәр сөрдерү Сөрдереп йөрү Төрле урыннарда булып, сөрдерү белән шөгыльләнү Сөрдереп кую Алдан хәстәрен күреп сөрдерү, шундый хәлгә китереп әзерләү Сөрдереп ташлау Кинәт, бөтенләй сөрдерү. Шулай итеп, бүгенге көнгәчә бакчачылар үз хокуклары өчен көрәшергә мәҗбүр, алар белән йортларын сүтү, җиләк-җимеш үсентеләрен сөрдереп ташлау --- хакында килешү юк. Кызыл таң Сөрдереп чыгу Булган берсен сөрдерү, барысын да берәм-берәм сөрдерү |