СӨРГЕЧ и. 1) к. сөрге 2) Карны сөрү, буразналау җайланмасы; кар сабаны. Тракторлар, бурадай кар сөргечләрен тагып, ташу сулары буарга чыкканнар. Р.Төхфәтуллин 3) Йомшак туфрак һ.б.ш. җиңел катламны сөрү җайланмасы. Үзе рәссам, үзе көйдереп бизәүче, үзе балта остасы булган Р.Заманов әлеге сөргечләрне культиватор лапалары урынына үткен пластинкалар куеп ясый, һәм алар сиксәненче елларда район хуҗалыкларында яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ватаным Татарстан |