СӨРГЕН и. 1) Туган-яшәгән урыннан куып, бик еракка – читкә сөреп яшәтү җәзасы. Авыл җитәкчесе итеп сайланган җыен әтрәк-әләм, ярлы-ябагай дин әһелләренә теш кайрый башлады. Контрибуция салалар, сөрген белән куркыталар. Г.Бәширов. Сөрген еллары, үлем белән күзгә-күз очрашулар. Р.Миңнуллин 2) Шул җәза тәртибендә билгеләнгән яшәтү урыны. Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты ---. Г.Ибраһимов. Әгәр дә инде бандит бирелеп килмәсә, гаиләсе ике атна эчендә сөргенгә озатыла, ә мөлкәте бандитлардан җәфа күргән крестьяннарга таратыла. З.Зәйнуллин. Кызыклы факт: хәтта Сахалин утравы сөрген булган вакытта да, монда мәчет һәм гыйбадәт кылу урыны булган. Татарстан яшьләре 3) Шунда уздырылган вакыт, срок. Мөгаен, язмыш аны тагын да олырак бәладән коткарган булгандыр – монысын инде сөргендә чагында ачык төшенде. Ф.Яхин 4) иск. Кемнең дә булса терлек-туарын урлап, куып алып китү. Сөрген белән алган мал кугын белән китә, ди. Мәкаль |