СӨРӘНЛӘ’Ү ф. 1) Көчле хәвефле аваз белән каравыл салу, кычкыру; тревога күтәрү. Аюның нәкъ өстенә барып чыкмас өчен, һәрвакыт кычкырып, сөрәнләп барырга кушканнар иде. Мин аларның сүзләре буенча минут саен кычкырып барам. М.Гафури 2) күч. Гомумән, нәрсәгә дә булса чакырып, өндәп сөрән салу, көчле тавыш белән нык итеп кычкыру. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинең танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!» – дип сөрәнли. Ә.Әминев Сөрәнләп алу Бераз сөрәнләү Сөрәнләп йөрү Әле, хәзерге вакытта сөрәнләү Сөрәнләп карау Сөрәнләргә омтылу, тырышу. «Аягымны авырттырдым бит!» – дип сөрәнләп тә карады. М.Кәбиров Сөрәнли башлау Сөрәнләргә керешү |