СӨРӘН и. 1) тар. хәрби Көчле хәвефле аваз; тревога; каты кычкыру, каравыл салу. – Тизегез!.. Тизрәк, әйдәгез!.. Әйдәгез!.. Арестантлар качтылар!.. – дип сөрән салды [хәбесханә сакчыларының берсе]. З.Бигиев

2) Оран, бәрелешкә керер алдыннан кычкыру авазы

3) иск. этн. Язын-җәен табигый бәла-казалардан (корылык, боз яву һ.б.) саклану, кылынган гөнаһлардан арыну, зур эшләргә керешеп, аларны уңышлы башкарып чыгу нияте белән явыз рухларны, кара көчләрне куу-сөрү йоласына бәйле мәҗүсилек чорыннан ук килә торган гадәт; бәйрәм. Сөрән көнендә (апрель-май айларында) барлык учакларны-мичләрне сүндереп, тәләкә дигән җайланма ярдәмендә яңа ут алганнар. Р.Әхмәтьянов

4) иск. этн. Авыл бәйрәмендәге атлы ярышлар, уеннар

5) этн. Авыл бәйрәме, гадәттә, Сабан туе алдыннан егетләр, бәйрәмчә киенеп, бизәлгән атларга атланып, бәйрәм буласын хәбәр итеп, бәйрәм бүләкләре җыеп, ярышларга өндәп, аваз салып йөрүдән гыйбарәт борынгы татар халык йоласы. Дәр-дәр, дәрәгә, Майлы ботка казанда, Сырлы кашык базарда, Иртән торып сөрәнгә, Берсекөнгә сабанга... Җыр. Сагынып көткән Сабан туйлары җитте. ---- Бөтен урамнарны тутырып иңләп, кибеп җитмәгән пычракларны чатыр-чотыр чәчрәтеп, шаулап, шаярып, көлешеп: – Сөрәнгә, сөрәнгә, сөрәнгә! Сөрән беткәч, сабан-сука төрәнгә! – дип такмаклый-такмаклый чабып йөрибез. Ш.Маннур

6) этн. Гадәттә, Сабан туе үткәрү уңае белән, бәйрәм бәйгеләрендә катнашып җиңү яулаучыларга тапшыру өчен, авыл халкыннан, йорттан-йортка йөреп, гармун тартып, җырлап-биеп җыела торган бүләк, бирнә: сөлге, яулык, чигелгән эшләнмәләр, тукыма ише әйберләр. Сөрән җыюны Фазыл һәм тагын сугыш гарасатыннан исән калган берничә егет яңа үсеп килүче һәм үзләрен зурга санаучы берничә бүлтерек белән бергә башкарды. Н.Әхмәдиев

7) этн. Бүләк җыеп йөргән егетләр төркемен бәйрәм ризыгы белән сыйлау йоласы

8) Көчле яңгыраткыч система аша халыкны нинди дә булса гадәттән тыш хәл яки куркыныч вазгыять хакында кисәтү сигналы, тревога. Сәүдә үзәгендәге бүгенге сөрәнне ишетмәүчеләр булмагандыр, мөгаен

9) диал. Куркыныч кыяфәтле рух; өрәк

Сөрәнгә йөрү Бушка сыйланып, кунак булып йөрү. Сөрәнгә чыгу к. сөрәнгә йөрү. Сөрән җыены Армия сафларына китәсе егетләрнең, таныш-белешләре, дуслары белән бергә җыелышып, бераз табын артында утырганнан соң, гармунга җырлар җырлый-җырлый, авыл урамнарын урап үтүдән гыйбарәт гадәт; армиягә озату йоласы. Иртәгә армиягә китәсе дигән көнне җегетләр җырлап урам әйләнделәр, болай йөрүне «сөрән җыены» дип тә әйтәләр. Р.Батулла. Сөрән кычкыру к. сөрән салу. Сөрән салу 1) Көчле ачы тавыш белән кычкыру, шул рәвешле башкаларның игътибарын җәлеп итәргә омтылу. Әгәр борылмаса, әнисе урамга чыгып ук сөрән сала башлаячагын ул бик яхшы белә иде... В.Нуруллин. Очрашкан саен, Әхтәм сүзне шул якка бора, яшьләр кичке уенга җыелган җирдә Фатыйма күренсә, «әнә минем кәләш килә» дип сөрән сала. З.Кадыйрова. – Солтангалиев сабагын тиз онытты татарлар! – дип сөрән салды ул, залдагыларның аркалары чымырдарлык ачы тавыш белән. Казан утлары; 2) Нәрсәгә дә булса чакырып, өндәп, нәрсәдер хәбәр итеп кычкыру, аваз салу; чыгыш ясау, фикер әйтү. «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны!» – дип сөрән салыр идем. М.Әмир. Хан карчыгалары сөрән салып йөргәндә, ул биек үләннәр арасында йоклап калган. Р.Вәлиев. Күрше вагоннан: «Безнекеләрне тукмыйлар!» – дип сөрән салдылар. К.Кара. Сөрән салучы Нәрсәгә дә булса чакырып, өндәп, башкаларның игътибарын җәлеп итүче, чыгыш ясаучы, фикер әйтүче кеше. Фәүзия Бәйрәмова кебек үз вакытында һәр иманлыкка бармак янап сөрән салучыларыбыз, кызганычка каршы, бүген бездә юк дисәң дә була. Казан утлары. Сөрән сугу 1) Армия сафларына китәсе егетләр төркеме яисә кардәш гаиләләр, җыелышып, бер-берсенә кунакка йөрү йоласы. 1950 елның көзендә без армиягә китәргә җыендык. Гадәт буенча, китәсе егетләр Октябрь бәйрәме көннәрендә «сөрән сугалар», ягъни бер-берсенә җыелышып кунакка йөриләр. М.Мәһдиев; 2) Эшсез, эшлексез, үзе ишеләр белән тырай тибеп йөрү. Шулай да көн буе сөрән сугып тик йөрисе түгел әле... Г.Бәширов. Эштән кайткач, иптәшләр белән сөрән сугарга чыгып китәбез. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә