СӨҢГЕЧЕ и. тар. 1) Сөңге белән коралланган сугышчы. Кылычлы, уклы ирләрдән соң изге түгәрәккә сөңгечеләр килеп керде. Н.Фәттах. Истеми каханның улы Кара Чурин тәҗрибәле сугышчы, оста укчы, елгыр сөңгече була. М.Хәбибуллин

2) спорт к. сөңге ыргытучы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә