СӨҢГЕЛЕ с. 1) Сөңгесе булган; сөңге белән коралланган. Каршысында сөңгеле дошманын күрү белән аңын җуеп егылачак ул. Аманулла. Сөңгеле кешеләр аның кайдалыгын чамалап өлгергәнче, ул, ян яктан ташланып, аларның берсенең сөңгесен, икенчесенең калканын бәреп төшерде. Н.Фәттах 2) күч. Сөңге шикелле, чәнчә торган. Шулай аркылыга-буйга капшана торгач, ниһаять, багорның сөңгеле башы ниндидер каты нәрсәгә барып төртелде. Мәх. Хәсәнов. Август чебене сөңгеле, дип юкка әйтмиләр, без белән кадагандай итте, имансыз. Ф.Садриев ◊ Сөңгеле Сөйләйман Үтә дә үҗәт кеше. Халыкча әйткәндә, сөңгеле Сөләйманнар да очраштыргалый. З.Мансуров |