СӨҢГЕ и. 1) Озын, гадәттә агач сабының бер башына тимер очлык киертелгән чәнчү яки ыргыту коралы. Аваз бирде Идегәй: – Таймам баскан юлымнан, Салмам сөңге кулымнан, Салмам калкан иңемнән, Яу җыярмын илемнән. Дастан. Каяндыр бер солдат йөгереп чыкты да мылтыклар, сөңгеләр белән коралланган бик күп җегетләр янына килеп кычкырды ---. Г.Ибраһимов. «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны!» – дип сөрән салыр идем. М.Әмир 2) спорт Җиңел атлетикада шул коралга охшаган, ераклыкка ыргытыла торган спорт әсбабы 3) күч. Салкында биеклектән тамып торган суның бозланып катуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән аскы башы очлы таякчык. 28 февральдә боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр. Сынамыш. Түбәләрдән юан, озын боз сөңгеләре өзелеп төшеп, аста торган машиналарны яньчи, үткән-сүткән кешенең башын тишә. Татарстан яшьләре 4) күч. Бинаның иң өске өлешенә урнаштырыла торган пирамида формасындагы очлы корылма; очлам; русчасы: шпиль ◊ Сөңге күтәрү Баш күтәрү, каршы чыгу. Кенәз үзе качып киткән иде. Шуңа күрә берәү дә сөңге күтәрергә җөрьәт итмәде. Казан утлары |