СӨННИ с. гар. 1. Сөннәткә (1 мәгъ.) нигезләнгән; сөннилек белән бәйле булган. Хәнәфиләр безнең илдәге сөнни мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә. Фән һәм тел. Үз-үзләрен кыйнап, матәм барган шигыйларны күргән бер сөнни шәкерт аларга карата каһәр сүзләре ычкындыра. Гасырлар авазы 2. и. мәгъ. Ислам диненең сөннилек тармагын тоткан кеше. Сезнең мәмләкәттәге ярты диндар – сөнни, ә калганы – шигый. В.Имамов. Иң кыены шул булды: Болгар йортына ислам ике яклап һәм төрле вакытларда килеп кергәнгә, биредә сөнни мәзһәбеннән тыш шигыйлык шаукымы да сизелә иде. А.Тимергалин |