СӨННӘ’Т ТУЕ и. Ир баланың сөннәте уңаеннан үткәрелә торган мәҗлес. Кадерле атаның, ананың бердәнбер углының сөннәт туена Әстерхан нугае ни дәрәҗәдә игътибар берлән хәзерләнсә, бөтен милләт үз матбугатының шул туена шулкадәр әһәмият берлән хәзерләнәдер. Г.Исхакый. Аерым тантаналарда – илгә илчеләр килгән чакларда, бәбәй туе, сөннәт туе яки сөекле якыныңның олуг сөенече булган көннәрдә генә яндыра торган биш йөз шәмле кандилне, түшәмнән төшереп, биш йөз янулы шәм утыртып, янә түшәмгә күтәртеп куйдылар. Р.Батулла |