СӨННӘТСЕЗ с. 1) Сөннәте (3 мәгъ.) булмаган, сөннәткә утыртылмаган

2) Кырпусыз, алдан батырып, күзгә чаклы төшереп киелә торган (малахай, бүрек тур.). [Некрутлар] сөннәтсез бүрекләрен кырын салганнар, билләренә кызыл, сары билбау бәйләгәннәр. А.Таһиров. --- Мостайның күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырый, мыек чылгыйлары тиен койрыгы кебек үрә утырган, башындагы сөннәтсез бүреген кыңгыр салган, – кияү егете диярсең… Г.Әпсәләмов

3) Борыны балдаксыз итеп эшләнгән (комган тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә