СӨННӘТЛЕ с. 1) Сөннәткә утыртылган. Шикләнмәсеннәр: Аллага шөкер, кисәсе бер киселгән инде – сөннәтле. Ә.Гаффар. [Мөзәянә:] --- Кара әле, кызым Заһидә, Мирвәли мәрхүм сөннәтле идеме? [Заһидә:] Анын сөннәте белән нишлисең? Кияүгә чыгарга уйламыйсыңдыр бит?! Казан утлары 2) Борыны балдаклы итеп эшләнгән (комган тур.) 3) иск. Камалы, кырпулы. Сәхәби сөннәтле бүреген салып чөйгә элеп куйды һәм, кесәсеннән чыгарып, башына искергән кызыл фәс алып киде. Ә.Фәйзи. Крәстиян башы, Печән базары агайларының башлары кебек, сөннәтле бүрек кияр өчен генә түгел шул. К.Әмири |