СӨННӘТЛӘ’Ү I ф. дини 1) Сөннәткә утырту, сөннәтле итү. Авылга кызлар сөннәтли торган баба килгән бит! Т.Гарипова. Төрек солтаннары яу сәфәре вакытында чит илдәге бәп-бәләкәй малайларны да әсирлеккә җыя, Төркиягә алып кайткач, аларны сөннәтләп, ислам диненә иңдерә ---. В.Имамов 2) Сөннәт (2 мәгъ.) шартларына туры китереп башкару. Алайса, картымны сөннәтләп җирләгез, түлке, зинһар, җир өстендә калдырмагыз, дип ялынгач, мулла абзый рөхсәт иткән. Р.Батулла 3) күч. Кисү, кыскарту, киметү. Конституцияне Мәскәү кушканча сөннәтләү, суверенитетны кырып-себереп түгү турында бер сүз дә әйтелмәде. Р.Вәли Сөннәтләп йөрү Әле, хәзер сөннәтләү: даими, һәрвакыт сөннәтләү Сөннәтләп бетерү Сөннәтләүне тәмамлау; берсен дә калдырмый сөннәтләү Сөннәтләп кую Көтмәгәндә, тиз арада сөннәтләү. Ул арада дәү әтием белән әлеге карт мине шалт төртеп аудардылар да, шалт мөхәммәтҗан, сөннәтләп тә куйдылар. А.Хәсәнов Сөннәтләп чыгу Барысын да рәттән сөннәтләү Сөннәтли башлау Сөннәтләргә тотыну |