СӨННӘТ и. гар. 1. 1) дини Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзенең сүзләре, эш-гамәлләре яки сахабәләренең ул яхшы күргән эш-гамәлләре; шулар турында хәдисләр формасында сакланган җыйма мәгълүмат; ислам хокукында Коръәннән кала икенче чыганак. Дини эшләрдә төп канун Коръән Кәрим һәм Рәсүлүллаһның сөннәте. Р.Фәхретдин. Коръән вә сөннәттә музыка коралында уйнау вә уен тавышларын тыңлау харам булу хакында ачык бәян ителгән сүз юк. А.Тимергалин 2) дини Мөхәммәд пәйгамбәрнең фарыз һәм ваҗибтан кала кылган һәр гамәле; шәригать хөкемнәре арасында мөселманнар өчен кылынуы яхшы күрелгән, кылынмавы хупланмаган эш, гамәл. – Сабах намазының ике рәкәгать сөннәтен һәм фарызын укыячакбыз... – диде бала. А.Хәлим. Ләкин нәрсәнең фарыз, нәрсәнең сөннәт икәнлеген белер яшькә дә җиткәнбез инде! Н.Кәримова 3) Ир балада ирлек әгъзасының башын каплап торган ярыны кисеп алу гамәле. Сөннәтнең бәясе, көз җиткәч, бер каз икән. М.Мәһдиев 4) Сөннәткә утырту йоласы. Кемнеңдер сөннәтенә күчтәнәч алып килү 2. с. мәгъ. Шәригатьтә мәҗбүри (фарыз яки ваҗиб) булмаган, ләкин үтәлүенә өндәлгән, үтәлмәве хупланмаган (эш-гамәл, гадәт тур.). Мөселманнарның бер-берсе белән очрашкан вакытта сәлам бирешүләре сөннәт гамәл булып, һәр ике тараф берьюлы бирсә, шуның белән сөннәт үтәлгән була. Р.Фәхретдин. Мәчеткә барганда, бер юлдан барып, кайтканда, икенче юлдан кайту шулай ук сөннәт хәлдер. Дога китабы 3. хәб. функ. Шәригатьтә үтәлмәве яхшы күрелмәгән, үтәлүе хупланган эш-гамәл турында. Тозны аштан элек кабаргамы, соң кабаргамы? Әллә элек тә, соң да кабу сөннәтме? Бер төрлесе, элек кабу сөннәт, дисә, икенчеләре, аштан соң кабу фарыз, дип ныкышты. М.Галәү. – Садака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? – дигән сорауны бирде [Шәпеш хәлфә]. Ә.Фәйзи ◊ Сөннәткә бирү к. сөннәткә утырту. Сөннәткә бирү йоласы татарларда һәм башка төрки халыкларда әле дә кулланыла. Н.Фәттах. Сөннәткә утырту Ир баланың (кайчакта җиткән егетнең) сөннәтлеген кисеп алу. Кара әле, абыстай, сөннәткә утыртасы балаларыгыз булса, киләсе елга мин килгәнче бирми торыгыз, мин абизателне килермен. Т.Гыйззәт. Гөлмәрьям апа бервакыт ике улын берьюлы сөннәткә утыртты. Ф.Яруллин |