СӨМСЕР и. иск. Сәламәт рух; күтәренке күңел

Сөмсере коелу Нәрсәдән дә булса кәефсезләнү, күңелсезләнеп йөз караңгылану; кәеф кырылу. Шуннан мин сөмсерем коелып кайтып киттем дә үзебезнең колхозда көндез бригадир ярдәмчесе --- булып эшли башладым. В.Нуруллин. Алар беренче очрашудагы урында, терәксез эскәмиядә утырганда, Фәрхунә, сөмсере коелып: – Август беткәндә генә күрешәчәкбез икән, – диде. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә