СӨМСЕЗЛЕК и. 1) Хәлсезлек, оешканлык, тою сәләте булмау күренеше. Малайның бу көтелмәгән хәбәрдән тирә-ягы чайкалып китте, тез буыннарында ниндидер сөмсезлек тоеп, урындыкка лып итеп утырырга мәҗбүр булды. Ш.Маннур

2) Тупаслык, дорфалык, тәрбиясезлек, әдәпсезлек. Аларга, башкасы бирелмәсә дә, сөмсезлек Ходай тарафыннан чиксез күп бирелгән. Н.Нәҗми. Ирнең кыяфәтендә артист Крамаровка хас сөмсезлек, оятсыз үҗәтлек күреп, ул [Григорий] тагын пошаманга калды. Уңамы, әллә туңамы? А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә