СӨМСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Капшап тою сәләте нык кимү яки тулысынча бетү; хәлсезләнү. Баштарак Арслан аны култыклап барды. Ләкин Муса аякларының сөмсезләнүе тагын да көчәю сәбәпле, олы гәүдәле Арсланның да аны әйдәргә көче җитмәс булды. Ш.Маннур

2) Тупас кылану, дорфалану, әдәпсезләнү; мәнсезлек күрсәтү. Син, егет, бик сөмсезләнәсең. Сине бераздан кире армиягә переподготовкага җибәрергә кирәк булыр, ахрысы. З.Хәким. Бу мәсьәләдә ничек тә сөмсезләнмәскә кирәк. Сөмсезләнмик, җәмәгать! Кызыл таң

Сөмсезләнә бару Торган саен ныграк сөмсезләнү

Сөмсезләнә башлау Сөмсезләнергә тотыну

Сөмсезләнә төшү Бераз сөмсезләнү; тагы да сөмсезләнү

Сөмсезләнеп китү Ниндидер сәбәптән сөмсезләнү

Сөмсезләнеп тору Әле, хәзерге вакытта яки һәрвакыт сөмсезләнү. Кулларым да сөмсезләнеп тора кебек. Л.Зөлкарнәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә