СӨМСЕЗ с. 1. 1) Капшап тою, сизү сәләте нык кимегән яки югалган; оеган; хәлсезләнгән. Мусаның сөмсез аяклары җирдән бөтенләй сөйрәлеп бара иде инде. Ш.Маннур 2) Күңелсез, төшенке. Карчык юл буе үзен урап килгән сөмсез, караңгы уйларыннан арына алмый иде булса кирәк ---. А.Гыйләҗев. Авыл --- икенче яктан көенде: чандыр гәүдәле сөмсез малай гел үги әтисен хәтерләтә, аның күзләре сәер ялтырый, көлемсерәп кенә сөйләшүләре бик астыртын икәнлегенә ишарә төсле иде. Н.Гыйматдинова 3) Тупас, дорфа; тәрбиясез, әдәпсез. Алай-болай сөмсез сыер урынына күзләре акайган дошман килә башласа, Фәрухша бу ике хәрби коралдан ут ачачак. С.Поварисов 2. рәв. мәгъ. Әдәпсез, тупас, дорфа рәвештә, оятсызларча. Җим өстенә менеп тибенгән тавык кебек сөмсез кыйланулар һич ярамый безгә. В.Имамов 3. и. мәгъ. Тупас, дорфа, әдәпсез кеше. Кемнең нәрсәсе юк: азгын кызның кызлыгы юк, бозык хатынның намусы юк, сөмсезнең вөҗданы юк, телсезнең өне юк. Г.Хөсәенов |