СӨМБЕЛӘ и. 1) астр. Зодиак поясына керә торган йолдызлык атамасы. Ә туй көзгә кергәч, Сөмбелә йолдызлыгында узачак, Алсу туган айда. Сөембикә

2) Шул йолдызлыкның тамгасы; Кыз йолдызлыгы

3) иск. Хәзерге календарь буенча 22 августтан 21 сентябрьга кадәрге вакыт аралыгы; ай исеме. Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал

4) Сөмбелә бәйрәмендә көз образын гәүдәләндерүче кыз

5) шигъ. Сары чәчле, чибәр, сүзгә оста, җор телле кыз

◊ Сөмбелә бәйрәме (көне) Көзен, гадәттә сентябрьнең егермеләрендә үткәрелә торган уңыш бәйрәме; бәйрәм итүнең бер йоласы кыз димләү гадәте белән дә тыгыз бәйләнгән. Халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнгән «Аулак өй», «Сөмбелә» бәйрәмнәрен үткәрү матур гадәткә керде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә