СӨМБАШ и. 1) зоол. Сөләйман балыклар семьялыгыннан озынча, ян якларыннан кысык, көмешсыман вак тәңкәләр белән капланган гәүдәле, алсу итле, кыйммәтле промысел балыгы; русчасы: сёмга. Шуны да белеп торыгыз: Норвегиядән китерелә торган сөмбаш (сёмга) сулыклардагы кечкенә генә ябык махсус корылмаларда үрчетелә. Ватаным Татарстан 2) Шул балыкның ите. Кызыл балык: сөмбаш һәм сөләйман балыгы нерв системасын ныгыта. Шәһри Казан. Базарда сатып алган сөмбаш (сёмга) балыгын юган су кып-кызыл төскә керде. Кызыл таң |