СӨЛТӘР и. монг. 1) Скелет. Йолык кылынган йолдыз-кашканы итеннән-тиресеннән, эчәк-бавырыннан арындыргач, шәрә сөлтәрне ипләп кенә аягына бастырдылар, ычкынырга гына торган сөякләрен бер-берсенә бәйләп куйдылар. Н.Фәттах. Беренчедән, аның ташбилгесе һәм сөлтәре яхшы сакланган булган... А.Тимергалин

2) Нәрсәнең дә булса нык нигезе, таяну өлеше, каркасы

3) Калдык-постык; сөяк-санак калдыклары

4) миф. Скелетсыман өрәк; карачкы; күләгә, шәүлә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә