СӨЛЕК и. 1) Кеше яки хайван тәненә ябышып, аларның канын суырып яши торган төче су суалчаны. Рәтен белеп алгач, чаңгыда баруның бер авырлыгы юк аның. Сөлек урынына шуып кына барасың. В.Нуруллин. Сөлекләрнең күпчелеге – төче су организмнары. Биология 2) күч. Төз гәүдәле, зифа буйлы, ыспай кыяфәтле кеше. – Нинди нечкәргән! Корсак ничек җыелып килгән! – Әйе, сөлек тә сөлек, бу да сөлек инде! Г.Бәширов. Кайчандыр, бик күптән инде, ул [Миңлебай карт] үзе ир-егет чагында, камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып, далага чыгып китә иде ---. Ә.Еники ◊ Сөлек кебек 1) Төз, зифа буйлы, ыспай. Утыз яшьләр чамасындагы хуҗа хатын сөлек кебек таза, чибәр Галиуллага күзләрен сирпеп-сирпеп карап, аның каршында бөтерелә башлады. З.Зәйнуллин. Хәрби уку йортын тәмамлавына, [Гарифҗан] Казанның сөлек кебек кызы белән туй ясады. Ф.Яхин; 2) Төз, зифа гәүдәле, пропорцияләре дөрес булган (ат һ.б.ш. хайван тур.). [Иркәбай:] Сәгыйть, сезнең дә бит кола биягез колынлаган иде. Шундый матур, сөлек кебек тере айгыр колын иде, соклангыч иде. А.Таһиров; 3) Паразит кебек, ерткычларча; әрсез. Ул алыпсатарлар кеше канына сөлек кебек ябышканнар, күбенүләре җиткән... Н.Хәсәнов. Сөлек сыман к. сөлек кебек. Сөлек урынына имү Башка берәү хисабына көн күрү, аның көченнән файдалану |