СӨЛГЕ и. Сөртенү өчен махсус сугылган яки кисеп тегелгән, төрле зурлыктагы, гадәттә, озынча тукыма кисәгеннән гыйбарәт әйбер. – Чибәр егет бүләк сорый, Ни бирием, әнкәем? – Үзең тукып, чүпләү салган Сөлгеңне бир, бәпкәем. Җыр. [Гәрәй] --- үлекнең янына килде, кулларын ипләп куйды, башын рәтләде, күз кабакларын йомдырды, йөзенә, күкрәгенә өйдә булган актык кызыл сөлгене ябып куйды. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә