СӨКӘ и. Эчкә таба очлаеп кереп торган тар авызлы итеп озын чыбыктан үргән балык аулау коралы, тозагы. Безнең Укмас суын беләсез: балыкка дип куйган сөкәләр була анда. Ф.Хөсни. Бабай, сөкә бавын чишеп, кәрәкәләрне суга җибәрде. Р.Батулла