СӨЙРӘ’Ү ф. 1) Күтәрми генә тартып бару; өстерәү; ниндидер өслектән шудыру. Кулындагы камчысын сөйрәп килде дә, учак янына җиткәч, чирәмгә ауды [Сәлмән]. Г.Бәширов. Гитлерчылар мәетне аягыннан сөйрәп алып чыгып киткәч, Назимов көч-хәл белән генә торып утырды. Г.Әпсәләмов. Суда тыпырчынган Хәтимәне кызлар яр кырыена сөйрәп чыгардылар. Н.Гыйматдинова 2) Ихтыярына каршы, ирексезләп, көчләп алып бару. Үзен каядыр сөйрәүләрен Владимир күрми дә, сизми дә иде. Г.Әпсәләмов. Хәмит тә мине сөйри башлаган иде, ләкин минем бу көрәшнең ахыры ни белән беткәнен күрәсем килде. Ф.Яруллин. Рәйсә ханым Мортазинны, кулыннан сөйрәп диярлек, корпус ишегенә таба алып китте. В.Имамов 3) Көч-хәл, авырлык белән, аякларны күтәрмичә, өстерәбрәк атлау. [Әбинең] --- күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... Ә.Еники. Күбесе [атлар], аякларын көч-хәл белән сөйрәп, кичен абзарга кайталар. В.Имамов. Ул әле дә исән, арт санын сөйрәп, балаларга тагылып йөри. И.Нәбиуллина 4) Күтәрү, асып йөртү (авыр нәрсә тур.). Көянтәләр җырда калыр инде, Хыяллардан читкә кителгән. Китап-дәфтәр төяп, сумка сөйрәп Йөрим асылмалы күпердән. К.Булатова 5) Тагып, тарттырып, җигелеп алып бару. Кара бия арбаны көчкә генә сөйрәп менә. Г.Бәширов. Агач тырмалар (станы агач, тешләре тимер) инде бетеп бара, --- тракторлар җир сөргәндә яки --- «Коммунар» исемле иләмсез зур комбайн агрегатларын сөйрәп йөргәндә, бу «зигзаг»ларны безгә биреп торалар. М.Мәһдиев 6) күч. Ошатмый, яратмый гына, кадерсезләп киеп яки өскә элеп, күтәреп йөрү. Көн дә яңгыр, көн дә кожан сөйрә, әллә ничек – тышта күңелсез. Ш.Мөдәррис 7) күч. Кирәгеннән тыш зур үлчәмле, җайсыз-ипсез булганлыктан, өстерәп, шудырып бару (аяк киеме тур.). Аннары, артсыз башмакларын чаштыр-чоштыр сөйрәп, ишеккә юнәлде. М.Маликова. Бераздан әбисенең олы, очлы башлы галушларын сөйрәп, Фәрит килеп тә чыкты. И.Диндаров 8) күч. Бернәрсәгә карамастан алып бару, башкару (авыр эш, тормыш һ.б. тур.). Егылам-егылам дип торган шушы чирле хуҗалыкны ничек кенә булса да аудармыйча сөйрәп бару хәзер әни өстендә иде. Г.Бәширов. Хәлим --- иртәнге таңнан алып кара төнгә кадәр эшләде, бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә сөйрәп барды. Г.Гыйльманов 9) күч. Теләк яки ихтыярга каршы кая да булса барырга, кая да булса булырга мәҗбүр итү, ирексезләү 10) Берәр эш-гамәлне тоткарлау; начар тәэсир итү. Менә шушы куркаклык безне артка сөйри дә инде. Ф.Яруллин. Заманыбызның авыр бер мәсьәләсен – кешелекне упкынга сөйрәүче эчкечелек чирен ярып күрсәтүе белән повесть соңгы еллар татар әдәбиятында яңа бер сүз булды. А.Әхмәдуллин. Берәүләрне җәһәннәмгә сөйри нужа, Һәркемгә үзенеке, Ә берәүләр тиенәләр җәннәт сыена. Л.Шагыйрьҗан Сөйри башлау Сөйрәргә тотыну. Менә шәкерт малайлар мәдрәсә белән ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый ---. Г.Бәширов. Куркуыннан акылдан язарлык дәрәҗәгә җиткән Айсылу хәлсез кала, аны җен, кулыннан җилтерәтеп алып, үзе артыннан сөйри башлый. А.Гадел Сөйри бирү Бернәрсәгә карамастан сөйрәүне дәвам итү. Җиңелүчеләр, үкчәләре белән яшел чирәмне тырный-тырный, бирешмәскә тырышалар, ә җиңүчеләр, аякларын терәп, җан-фәрман сөйри бирәләр. Ф.Яруллин. [Мәрмәрис] гаилә арбасын тәртәгә типмичә генә сөйри бирде. Д.Гыйсметдин Сөйри тору Берәр хәл булганчы сөйрәү |