СӨЙРӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сөйрәү (1, 2 мәгъ.). [Бай – хезмәтчеләре турында:] Әгәр берсе каршы килеп җавап бирсә, урамга сөйрәтәм дә тиз ташлатам. М.Гафури 2) Өстерәтеп, тарттырып, башка урынга күчерү. Озакка сузмый, үз нигезебезгә бик шәп йорт салырга кирәк. Аны Селәгәйләр трактор белән сөйрәтеп алып китә алмас. Ф.Яруллин. Иң гаҗәбе шунда: машинаны бүген сөйрәтеп алып кайтып ташлыйсың, иртән берни булмагандай кабына да китә. Ф.Садриев. Күп тә үтмәде, сука калагына охшаган мөгезләре белән җирне сөрдереп, тау кадәрле ике пошины сөйрәтеп ачыклыкка чыгардылар. Х.Мәхмүт 3) Өстерәү, идәннән, җирдән аермыйча тартып бару. Ләкин ул арада Яруллин дигәннәре, арткы чанадан төшеп, бөкрәеп һәм толып чабуларын җирдән сөйрәтеп, үзе Зөфәр янына килде. Ә.Еники. Янә катлы-катлы озын күлмәген җирдән сөйрәтеп килгән чегән киләчәген юрамакчы булды. Ф.Җамалетдинова 4) диал. Сөйрәү (3 мәгъ.), лаштырдату. Тиздән, катасын кыптыр-каптыр сөйрәтеп, Гайнулла килде. Т.Гарипова Сөйрәтә бару Бер-бер артлы, барысын да рәттән сөйрәтү Сөйрәтә башлау Сөйрәтүгә керешү Сөйрәтә бирү Бернәрсәгә карамастан сөйрәтү Сөйрәтеп йөрү Һәрвакыт, озак вакыт сөйрәтү Сөйрәтеп ташлау Кинәт, көтмәстән, тиз арада сөйрәтү Сөйрәтеп тору Бертуктаусыз, әледән-әле яки хәзерге вакытта сөйрәтү белән мәшгуль булу Сөйрәтеп чыгу Һәрберсен, булган берсен сөйрәтү; барысын да берәм-берәм сөйрәтү |