СӨЙРӘТКЕЧ и. Печән, салам һ.б.ш.ны кибән, эскерт салына торган җиргә яки башка урынга җыйганда кулланыла торган тарттыру җайланмасы; чүмәлә тарттыргыч. Сөйрәткечләргә печән өя башладык. Нәнирәкләр, тезген тотып, печәнне болын уртасынарак – бер биек кибән куелачак урынгарак тарттыра. Г.Хәсәнов. Шуларны күреп йөргән малай да үзен гел олыларча тотты: орлык тутырганда, агулы дип тормады, капчык авызына ябышты, атлы сөйрәткеч белән салам тарттырды ---. Кызыл таң |