СӨЙРӘЛЧЕК с 1. 1) Бик әкрен, атлар-атламас, һаман артта калып, сөйрәлеп, өстерәлеп йөри торган

2) Сөйрәлеп бара торган; сөйрәп алып барыла торган. Сөйрәлчек йөк

3) сөйл. Хатын-кыз яки ир-атка бәйләнеп, аңа сөйкәлергә (3 мәгъ.) маташучы, аның артыннан йөрергә, сөйрәлергә (4 мәгъ.) яратучы

2. и. гади Хатын-кызга бәйләнеп, аның артыннан йөрергә, сөйрәлергә (4 мәгъ.) яратучы ир яки ир-ат артыннан калмый йөрүче, сөйрәлүче хатын. – Нинди сөйрәлчек янында йөрдең кичә? – диде [Роза] һәм, тыелып тора алмыйча, тагын тавышсыз гына елап җибәрде. В.Нуруллин. [Рафаэль, кызып:] Ризидә – сөйрәлчек, бозык, пычрак, шлюха! З.Хәким



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә