СӨЙРӘЛҮЧЕЛӘР и. күпл. зоол. Тәннәре мөгез кабырчыклар белән капланган, гәүдәләрен җирдән шудырып-сөйрәп яки үрмәләп хәрәкәт итә торган умырткалы хайваннар классы; рептилияләр (еланнар, кәлтәләр, крокодиллар, ташбакалар һ.б.). Кичке чорларда, аеруча төннәрен, асфальт трассаларда юлны аркылы чыгарга теләгән рептилияләр, ягъни сөйрәлүчеләр, еланнар хисапсыз һәлак булалар икән. А.Хәсәнов. Кәлтә, елан кебек сөйрәлүчеләрнең тәне – тиреле япма, крокодил һәм ташбакаларныкы известь кабырчык белән капланган. Т.Шакирова |