СӨЙРӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сөйрәү (1 – 5 мәгъ.). Өстән туплар очкан чак иде. Үлем баржалары сөйрәлгәндә, Дүрт иделнең өсте кан иде. Ф.Кәрим

2) Өстерәлү. [Айбикә:] Вакытлыча гына еланнар булып сөйрәлик тә, аннан соң аккошларга әйләнербез. Ә.Баян. Ат артыннан агач сөйрәлә. Р.Батулла

3) күч. Авырлык белән генә, бик акрын, көчкә хәрәкәт итү. Шәйхи эчкән; Шәйхи тәрәзәне ваткан, Урам буе исереп сөйрәлгән. Кем гаепле? Тукта!!! Кем төпкәрәк баткан?! Мәсьәләне карыйк тирәннән. М.Җәлил. Әнисе, ялгыз калган аккош тавышлары белән ачыргаланып, ихатага тикле сөйрәлеп чыккан иде дә, колга татар аның җиләненә ябышкан кулын чабып өзде. В.Имамов. Вәзир Солтангәрәй көчкә сөйрәлеп чыгып китә. А.Гадел

4) күч. Башкалардан артка калу, артта булу. Шәбрәк атлы, хәллерәк хуҗалар, ярлы-ябагай я начаррак ат артыннан барырга хурлана да, алга чыкмакчы була. Бүтәннәрнең дә, тузан йотып, артта сөйрәләселәре килми. Г.Бәширов. Нишлисең, укыган алга атлый, укымаган – сөйрәлә. Туганайлар. Ә бит ике ел элек иң арткы рәтләрдә генә сөйрәлә идегез. Әгерҗе хәбәрләре

5) күч. сөйл. Әдәп-әхлак кануннарын исәпкә алмыйча, хатын-кызга яки ирләр-егетләргә бәйләнеп, алар артыннан йөрүче. Бер генә дә оятың юк икән! Ир хакы димәдең, халыктан оялмадың, бер нәфесеңне тыя алмыйча сөйрәлеп йөрдең! Нинди тәүфикълы иреңне мыскыл иттең! Г.Бәширов. Кызлар артыннан сөйрәлеп, ятларга сатылып йөрмиләр аны… Т.Гыйззәт

Сөйрәлә башлау Сөйрәлү хәленә күчү; сөйрәлергә тотыну

Сөйрәлә бирү Бернәрсәгә карамастан сөйрәлү

Сөйрәлә килү Күптәннән бирле сөйрәлү

Сөйрәлеп бару Сөйрәлгән хәлдә хәрәкәтләнүен дәвам итү. Сөйрәлеп бара торгач, алда сизелер-сизелмәс кенә ниндидер бер кара нокта күреп ала. К.Җәмитов

Сөйрәлеп йөрү Озак вакыт, даими сөйрәлү. Озак бит, былтырдан бирле сөйрәлеп йөри. Анысын да беләсез: ел буе авырды, акча эшли алмады. Г.Бәширов. Болай да инде минем аркада гына сөйрәлеп йөрдең! Г.Каюмов. Гаиләм булса, болай итеп авыллар буенча сөйрәлеп йөрер идеммени мин… Аманулла

Сөйрәлеп килү к. сөйрәлә килү. Болар [шайтан ялчылары] беренче [тамгалы коммунистлар] вә икенче [большевик өмәчеләре] бүлекнең койрыгында гына сөйрәлеп киләләр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә